2011 елның 25 ноябрендә ТР мөфтие Илдус хәзрәт Фәезов Мәскәүдә үткәрелгән «Россиядәге һәм чит илләрдәге мәгариф учреждениеләрендә, дини оешмаларда мөселман яшьләре белән эшләү» IV Халыкара гамәли конференциясендә дә катнашты. Әлеге конференция кысаларында мөселман яшьләре белән тәрбияви эш алып баруның формалары һәм ысуллары каралды, мәгариф учреждениеләрендә аның әһәмияте һәм яшьләр арасында түземлелек (толерантлык) тәрбияләүгә аерым басым ясалды.
Илдус хәзрәт Фәезов үзенең чыгышында: «Яшь буынга дини гыйлем бирә башлаганчы, беренче чиратта, әдәп һәм әхлакка өйрәтергә кирәк, шул вакытта гына алар да динебезгә, өммәтебезнең киләчәгенә, изге китабыбызга зур җаваплылык белән карый башларлар», - дип билгеләп үтте.
Үткәрелгән чарада шулай ук ТҖ МДНнең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов, дәгъват һәм мәгълүмат бүлеге мөдире Ришат Хәмидуллин да катнаштылар, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде