Президент Рөстәм Миңнеханов «Бәләкәч» программасын сыйфатлы итеп гамәлгә ашыру кирәклеген тагын бер кат искәртте.
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда быел «Бәләкәч» программасын гамәлгә ашыру тәмамланып килә. Яңа бакчалар төзелешен һәм урыннар санын арттыру нияте белән гамәлдәгеләрен капиталь төзекләндерүне күздә тоткан бу программа нәниләрне бакчаларда өстәмә рәвештә 11 мең 315 урын белән тәэмин итәчәк.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, быелгы программага кертелгән 145 корылманың барысында да эшләр тәмамланган. Соңгы ике атнада Әлмәттә - 270 урынга, Баулыда -240, Биектауда — 220, Балык Бистәсендә 80 урынга исәпләнгән балалар бакчалары ишекләрен ачкан. Казанда да бу чорда 5 яңа бакча эшли башлаган.
Дәүләт-шәхси партнерлыгы шартларында вариатив формада бакчалар төзү буенча программа 36 процентка арттырып үтәлгән. Планлаштырылган 1470 урынына 2 меңнән артык бала урыны булдырылган. Бу юнәлештә Казан, Чаллы шәһәрләре, Түбән Кама, Әлмәт районнары актив эшләгән.
Президент Рөстәм Миңнеханов «Бәләкәч» программасын сыйфатлы итеп гамәлгә ашыру кирәклеген тагын бер кат искәртеп, үзләрен яхшы яктан күрсәтүче подряд оешмаларын, уңышлы эшләгән муниципалитетларны һ.б. билгеләп үтәргә чакырды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел