Ана кешеләрне һәм кораллы конфликтларда катнашучыларның тол калган хатыннарын хөрмәтләү Башкортстан республикасының Уфа гарнизоны офицерлар Йортында үтте. Якынлашучы Әниләр көне белән аларны гаиләләр, балалар, яшьләргә социаль-психологик ярдәм бирү руспублика үзәге җитәкчеләре һәм башкаланың ветераннар оешмалары котлады. Тантананың лозунгы бөек шагыйребез Муса Җәлилнең: «Без һәрвакытта да Ана исемен йөртүче хатын-кызга дан җырлаячакбыз», — дигән сүзләре иде.
Моннан тыш, хатын-кызлар «Ватанны саклауда һәлак булучының гаиләсе» дигән тамга белән бүләкләнде. Чара кысаларында «Александр Невский» хәрби-патриот клубының концерты узды. Китаплар, газетлардан фоторәсемнәр, картиналар, материаллардан торган «Ана кешенең якты образы» дигән күргәзмә ясалган иде, дип хәбәр итә bashinform.ru.
Сүз уңаеннан, Рәсәйдә Әниләр көнен билгеләп үтүнең гамәлгә керү елы 1998 ел. Әлеге идеянең башлап җибәрүчесе хатын-кызлар, гаиләләр, һәм яшьләр эшләренең Дәүләт Думасы Комитеты. Бәйрәмнең максаты — хатын-кызга карата күркәм мөгамәләдә булу йолаларын саклап калу, гаилә кыйммәтләренә өстенлек бирү, безнең тормышыбызда бөек урын яулап торган Ана исемен хөрмәтләү.
Безнең илдә узучы, күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аеруча да зур әһәмияткә ия. Бу бәйрәмгә берәү дә битараф кала алмый. Әлеге истәлекле көндә барлык әни исемен йөртүчеләрне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Алар үз балаларына яратуларын, назларын кызганмаучы, тирән хөрмәткә ия затлар.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел