Кичә «Сөләйман» мәчетенә танылган Коръән хафиз, Бөтендөнья Ислам Лигасының Коръән хафизлар әзерләү Халыкара оешмасы генераль сәркатибе доктор Абдуллаһ ибн Али Басфар килде. Аны РИУдагы Коръән хафизлар Үзәге җитәкчесе Ибраһим Сабиров озата килгән иде.
Хөрмәтле хафизны «Сөләйман» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов күрмәүчеләр өчен эшләп килгән Тернәкләндерү Үзәге эшчәнлеге белән таныштырды. Биредә сукырларга Луи Брайль ысулы ярдәмендә Коръән укырга өйрәнергә булышалар. Докторны Тернәкләндерү Үзәге тарафыннан махсус күрмәүчеләр өчен бастырылган китаплар белән таныштырдылар. Илдар хәзрәт Казанда Луи Брайль ысулы белән мөселманнар өчен бастырылучы китаплар Рәсәйдә һәм кайбер БДБ илләрендә дә бушлай таратылуын әйтеп үтте.
Шулай ук докторга курслар үтә торган классларны һәм тулай торак бүлмәләрен күрсәттеләр.
Чәй табынында хөрмәтле кунак Коръәни - Кәримгә карата мондый ихлас мөгамәләдә булулары аны тетрәндерүен, сокландыруын ассызыклады. Мондый курслар оешуы аның өчен тагы бер кат татар милләтенең изге китапны олылавына дәлил булып торуын әйтте.
Әйтеп китү мәслихәт: Абдуллах ибн Али Басфарның башкалабызда булуы 24-25 ноябрьләрдә үтәчәк VIII Халыкара Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе белән бәйле. Бәйге Бөтендөнья Ислам Лигасының Коръән хафизлар әзерләү Халыкара оешмасы катнашында оештырыла.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел