23 ноябрьдә РИУда студентлар арасында фикер алышу Хатын-кызлар лигасы Турнирының икенче этабы узды.
Фикер алышыр өчен: «Никахка кадәр аралашу озак булырга тиешме әллә киресенчәме?» дигән сорау куелган иде.
«Талибәт-Гыйлм» командасы никахка кадәр егет белән кыз берникадәр вакыт аралашырга тиеш, дигән фикерне, ә «Банатум-Таййибәт» командасы киресенчә: никах алдыннан азрак аралашу киләчәк гаилә өчен яхшырак, дигән фикерне исбатларга тиеш булды.
Озакка сузылган аралашуның хәерлелеген исбатлап, беренче төркем кызлары Хәдичә (р.г.)нең пәйгамбәребезгә (с.г.в.) карата мөнәсәбәтен искә төшерде. Хәдичә (р.г.) башта пәйгамбәребез турында белешкәнен, карап йөргәнен, ә аннары аңа хәбәр җибәргәнен әйтеп үтте.
Икенче команда кызлары исә никахка кадәр аз вакыт аралашучы парлар арасында аерылышу очраклары кимрәк булуына статистик мәгълүматлар китерде.
Соңрак ике команда да уртак фикергә килеп, һәр кеше өчен бу мәсьәләдә үз җае барын аңлады. Берәүгә кемнедер аңлау, белү өчен бер ай да җитүен, ә кайберәүләргә 5 ел да аз булуын әйтте.
Кызу фикер алышулар нәтиҗәсендә РИУның әзерлек бүлеге студентлары Сабира Тарасевич, Алсу Аминова һәм «Теология» факультетының 2 курс студенты Амина Тлеуллина составында булган «Талибәт-Гыйлм» командасы җиңде.
Ораторлык сәләтләренә бәя биргәндә жюри әгъзалары командаларның үткен сораулар бирә белүенә игътибар итте.
Искә төшерәбез, мондый чаралар хакыйкатьне табу максатыннан үтми. Биредә студентларның оратырлык сәләтләрен күрсәтә алулары мөһим. Чөнки әлеге сорауларга ислам галимнәре үз җавапларын биргән инде.
Икенче тапкыр узучы фикер алышу кичәсе никах мәсъәләсенә, гаилә мөнәсәбәтләренә багышланган булуы бу теманың актуаль булуын ассызыклый. Шул нисбәттән бу мәсьәләләрне тирәнрәк аңларга теләүчеләрне һәр чәршәмбе 18:00дә «Әниләр» мәчетендә көтеп калабыз, дип хәбәр итә РИУның матбугат хезмәте.
Белешмәләр өчен телефон: 251-50-55.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел