25 ноябрьдә Мәскәүнең «Алтын Боҗра» кунакханәсендә «Рәсәйнең һәм чит илләрнең белем бирү оешмаларында һәм дини оешмаларда мөселман яшьләре белән эшләү» исемле конференция уза. Аны Мәскәү ислам университеты һәм Төркия дине эшләре һәм ислам мәдәниятын, фәнен, белем бирүен яклау Фонды хезмәттәшлегендә Санкт-Петербург дәүләт университеты үткәрә.
Конференциядә Рәсәй федерациясе Советы, Дәүләт Думасы, Президент администрациясе, фән һәм белем бирү Министрлыгы, Рәсәй дәүләт һәм дини уку йортлары, халыкара һәм чит ил оешмалары чит илләр эшләре Министрлыгы вәкилләре булачак.
Кунаклардан Каирдагы Әл-Әзхар университеты ректоры Усама Аль-Абд, имам Мухаммада бин Сауда Сулейман бин Абдалла Аба Аль-Хейль исемендәге Ислам университеты ректоры, Бекташизма Едмонд Брахимай (Албания) Бөтендөнья Үзәге башлыгы һәм башкалар булачак.
Конференциядә булачак иң мөһим темалар:
1. Дөньяви уку йортларында мөселман яшьләрен тәрбияләү эшләренең формалары һәм алымнары.
2. Дини уку йортларында һәм берләшмәләрендә яшьләргә тәрбия бирүнең үзенчәлекләре.
3. Яшьләр мөхитендә дини һәм милли түземсезлек күрсәтү белән көрәш.
4. Мөселман яшьләре белән эшләүдә халыкара тәҗрибә.
5. Мөселман яшьләренә белем бирүдә заманча мәгълүмати технологияләр.
26 ноябрьдә үтәчәк конференция кысаларында ислам белем бирүен үстерү проблемалары буенча «түгәрәк өстәл», шулай ук мөселман яшьләренең дини уку йортлары ректорлары белән очрашу кичәсе булачак, дип хәбәр итә Ансар.ру.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел