Җиңү Проспекты — Сахаров урамы чатында беренче борылыш эстакадасы төзелеше 1 миллиард 600 миллион сумга төшкән
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бүген Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнашында, Җиңү Проспекты — Сахаров урамы транспорт юл аергычында, Глушко урамы ягыннан беренче борылыш эстакадасы һәм Чистай урамы белән Әмирхан проспекты кисешкән урында икеяклы хәрәкәт ачылды.
Мәгълүм булганча, әлеге юл чатында борылыш күпере төзелеше буенча эшләр сентябрь аенда ук башланган иде. Әлеге транспорт юл аергычы, өзлексез хәрәкәтне тәэмин итү хисабына, юл чатының үткәрү сәләтен арттыруны күздә тота. Моңарчы Сахаров урамы белән кисешкән урында сулга борылыш булу аркасында Җиңү Проспекты буенча тоташ хәрәкәт юк иде. Искәртеп узабыз, бу юл чатында төп юл үткәргеч 3 сентябрьдә ачылды.
Әлеге борылыш эстакадасының ныклыгын «Волгомост» оешмасының өч «Мостоотряд-3» машиналары сынады.
Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсенең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Юрий Абызов журналистларга хәбәр иткәнчә, беренче эстакада ачылышы юл чатында машиналар тыгылышыннан азат итәр дип көтелә. Аның сүзләренә караганда, Зәкиев урамы ягыннан икенче эстакада төзелеп бетү стадиясендә һәм соңрак ачылачак. Якын арада кире якка хәрәкәтне тәэмин итүче икенче эстакада һәм җәяүлеләр өчен җир өстеннән чыгу урыны төзеләчәк. «Бу эшләр тәмамлангач юл чатында светофорны демонтажлауга тотыныр идек», — ди Юрий Абызов.
Әмирхан проспекты һәм Чистай урамы кисешкән урында төп юл үткәргеч ноябрь ае башында гамәлгә кертелгән. Казан шәһәре Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкцияләү идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов хәбәр иткәнчә, бу урында юл аергычта хәрәкәт тергезелүе Чистай урамының Нигъмәтуллин һәм Бичурин урамнары белән кисешү урыннарында машиналар тыгызлыгыннан арындырачак. Элек Миллениум күпереннән Әмирхан проспекты буенча Ямашев проспектына таба вакытлыча хәрәкәт оештырылган иде, хәзер кире якка юл ачылды.
Илгиз Латыйпов билгеләп узганча, Сахаров урамы һәм Җиңү проспекты юл аергычында беренче борылыш эстакадасы төзелеше 1 миллиард 600 миллион сумга төшкән, Чистай урамы белән Әмирхан проспекты кисешкән урында икеяклы хәрәкәт төзелеше 2 миллиард 400 миллион сумны тәшкил итә. Биредә шулай ук җәяүлеләр өчен ике юл чыгу урыны да төзеләчәк.
Белешмә өчен. Казанда барлыгы 11 юл аергычы төзелә. Хәзер алар төрле төзелеш стадиясендә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел