Белгәнебезчә, Үзәкләшкән дини оешма — Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте «Яңа гасыр» радиосы белән берлектә 2011 елның 18 октябреннән 18 ноябренә хәтле «Сабыйга-2» акциясе уздырган иде. Әлеге акция кысаларында Казан шәһәренең Киров районында урнашкан Балалар инфекцион хастаханәсендәге әниләре ташлап киткән яңа туган сабыйларга ярдәм күрсәтелде. Ай дәвамында республикабыз халкы җәмгыятебезгә битараф калмауларын дәлилләп, сабыйларга күпсанлы кирәк-яраклар алып килделәр.
21 ноябрьдә Диния нәзарәте һәм «Яңа гасыр» радиосы хезмәткәрләре Балалар инфекцион хастаханәсенә барып, акциядә җыелган әйберләрне тапшырдылар.
Хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова билгеләп үткәнчә, акциядә катнашучыларның күбесе үзләре дә йә авыру балалар тәрбиялиләр, йә гади генә хезмәткәрләр, йә якыннары да сынауга очраган, ягъни үзләре дә тормыш авырлыклары белән очрашкан кешеләр. Диния нәзарәте киләчәктә дә мохтаҗларга һәм ятимнәргә булдыра алганча ярдәм күрсәтәчәк һәм мондый төрдәге хәйрия акцияләрен тагы да арттырачак, дип искәртте ул, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел