«Сабантуй» балалар һәм яшүсмерләр газетасы «Белем.ру» порталы белән берлектә чираттагы бәйгене — «Канатлы дустым ашханәсе» фотосюжетлар бәйгесен игълан итә. Әлеге бәйге аеруча табигать сөюче дусларыбыз күңеленә хуш килер, дип уйлыйбыз. Ул 1 декабрь көнне башланачак һәм кышның соңгы аенда аның нәтиҗәләре билгеле булачак. Бәйгедә I-XI сыйныф укучылары катнаша алалар.
Бәйгенең максатлары:
1. Кышкы салкыннарда канатлы дусларыбызга ярдәм кулын сузу — алар өчен җимлек булдыру һәм ашатып тору.
2. Фотография, интернет һәм компьютер графикалары өлкәсендә укучыларның белемнәрен ныгыту.
3. Фотосюжет ясарга һәм аның нигезендә каләм тибрәтергә өйрәнү.
4. Табигатьне саклау һәм яклау буенча пропаганда алып бару, табигатькә карата ихтирам үстерү.
Тулырак мәгълүматны http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=952 адресы буенча «Сабантуй» газетасы форумына кереп укый аласыз, дип хәбәр итә "Белем.ру"ның матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде