Рәсәй федерациясе президенты Дмитрий Медведев федераль телеканалда ислам турындагы программаларны арттыру фикерен хуплады.
Рәсәй мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдинов президентның ислам вәкилләре белән очрашуында «үзәк телевидениедә тамашачыларның күпчелеге карый алсын өчен вакытны күбрәк бирүләрен» сорады.
Т. Таҗетдин белән «бердәм федераль ислам телеканалы барлыкка китерү» тәкъдиме белән чыккан Рәсәй мөфтиләре Советы башлыгы Равил Гайнетдиннең фикерләре аерылды.
Т. Таҗетдин фикеренчә, «махсус телеканал ачу бу эштә ярдәм итмәячәк, чөнки аны бары моның белән кызыксынучы белгечләр генә карыячак». Ул нәкъ менә үзәк телеканаллар эфирында традицион ислам нигезләрен аңлату өчен вакыт бүлеп бирелүен тели.
Илбашы югары мөфти тәкъдимен уйларга сүз бирде. «Телевидениегә килгәндә, өстәмә мөмкинлекләр бирегә кирәк һәм мин моның турында сөйләшермен», — диде, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел