Тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен яңадан торгызу һәм реконструкцияләүдә Тлемсен каласы тәҗрибәсе Татарстан өчен бик тә файдалы булачак, дип белдерде ТР Президенты
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Казан (Татарстан Республикасы) һәм Тлемсен шәһәрләре (Алжир Халык Демократик Республикасы) арасында партнерлыкны үстерү турындагы килешү имзаланды. Документка Казан мэры Илсур Метшин һәм Тлемсен мэры Абденби Сенуси-Берекси кул куйды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тлемсен өлкәсе (Алжир Халык Демократик Республикасы) губернаторы Әбделуахаб Нури әфәнде катнашты.
Килешүгә кул куяр алдыннан Тлемсен өлкәсе губернаторы Әбделуахаб Нури белән очрашу вакытында, Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов республиканың Тлемсен белән хезмәттәшлек итүгә карата зур кызыксыну белдерүе хакында хәбәр итте — бу шәһәр үзенең бай тарихы һәм мәдәнияте белән дан тота. «Сез тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен яңадан торгызу һәм реконструкцияләү буенча гаять зур эш башкардыгыз, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Бүген Татарстан да шул ук юлдан бара, республикада бөек Болгар шәһәре яңадан торгызыла. Сезнең тәҗрибә безнең өчен бик тә файдалы булачак».
Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Алжир арасындагы мөнәсәбәтләрнең уңышлы үсеш кичерүен, узган ел Россия Президенты Дмитрий Медведевның Алжирда рәсми визит белән булуын искәртте.
Тлемсен өлкәсе (Алжир) губернаторы Әбделуахаб Нури, үз чиратында, Казан һәм Тлемсен арасында бүген имзаланган партнерлыкны үстерү турындагы килешүнең өметләрне аклаячагын һәм төбәкләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытачагын билгеләп үтте. «Әлеге очрашу — алдагы хезмәттәшлек кысаларын билгеләүдә мөһим адым, — диде ул. — Килешү төрле өлкәләрдәге мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү өчен яхшы этәргеч булачак, Казан һәм Тлемсенны бер-берсенә якынайтачак, ике шәһәр өчен яңа офыклар ачачак».
Әбделуахаб Нури Алжирның Тлемсен провинциясен һәм Тлемсен шәһәрен тәкъдим итте. Ул Тлемсенның цивилизация бишеге булуын искәртте. Тлемсенда урнашкан күпсанлы тарихи һәм архитектура һәйкәлләре аңа ислам мәдәнияте башкаласына әверелергә мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә Алжирдагы гарәп һәм ислам мәдәнияте һәйкәлләренең 70 проценттан артыгы Тлемсенда урнашкан.
Тлемсен провинциясенең мәйданы 9 мең квадрат метрдан артык тәшкил итә, халкы — 1 миллион, шуның 60 проценты — яшьләр. Тлемсен провинцисендә сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәдәният һәм мәгариф өлкәләре үсеш кичерә.
«Без алдагы хезмәттәшлек перспективалары белән танышу өчен Татарстандагы коллегаларыбыз һәм дусларыбызны Тлемсенда күрүгә шат булачакбыз», — диде Әбделуахаб Нури.
Казан һәм Тлемсен тугандаш шәһәрләре мэрлары Илсур Метшин һәм Абденби Сенуси-Берекси сәламләү сүзләре һәм алдагы партнерлыкка мөнәсәбәтле планнары белән уртаклашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел