Элек Артиллерия училищесына караган балалар бакчасын рәткә китерү өчен, 14 млн. сум акча кирәк
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бүген Казан мэриясендә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин Казан мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллинга: «Без «Бәләкәч» кебек җитди программаны тормышка ашыру турында хисап тотабыз, шул ук вакытта РФ Оборона министрлыгына караган (сүз Артиллерия училищесы карамагындагы бакча турында бара) балалар бакчасы ябылган. Ни өчен сез тавыш күтәрмисез? Анда күпме бала йөри?» — дип мөрәҗәгать итте.
Илсур Һадиуллин сүзләренчә, бу балалар бакчасына сиксән бала йөри. «Без әлеге балалар бакчасы буенча бөтен документларны әзерләдек, алар кул куйганны көтә. Бу балалар бакчасын муниципаль милеккә алу өчен, безгә 14 млн. сум акча (бинаны карап тоту һәм капиталь ремонтка) кирәк. Аны беркем дә ябарга җыенмый. Мин анда шимбә көнне булдым. Әлбәттә, балалар бакчасын рәткә китерү өчен акча бик күп кирәк. Ул бер катлы бинада зур ярыклар барлыкка килгән. Шуңа күрә әлегә мәсьәлә ачык килеш кала. Уку елы дәвамында балалар бакчасы ябылмаячак», — диде идарә башлыгы.
Илсур Метшин аңлатып үткәнчә, бинаны бер кулдан икенчесенә тапшыру, документлар әзерләү һәм акча бүлеп бирү, муниципалитет, республика бюджеты һәм Оборона министрлыгы арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклау — «безнең, чиновниклар эше. Әмма моны балалар берничек тә үзләрендә сизәргә тиеш түгел. Балалар бакчасы ябылырга тиеш түгел», — дип, ул Совет районы һәм мәгариф идарәсе башлыкларына бу мәсьәләне махсус контрольгә алырга чакырды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел