Дөньякүләм популяр eBay интернет-аукцион сәхифәсендә ике имчәк бала сатуга тәкъдим ителде. 45 минуттан тәкъдим сәхифәдән алынды, әлеге хәлне хәзер полиция тикшерә.
eBay — интернет аша аукцион һәм сәүдә хезмәтләре күрсәтүче американ ширкәте. Төрле илләрдә җирле телләрдә эшләүче аерым сәхифәләре бар. Төп идеясе — сатучы белән алучыны кавыштыру.
DPA агентлыгы хәбәр итүенчә, eBay сайтының алман телле сәхифәсендә билгесез бер кеше Изерлон шәһәрендә туган ике сабыйны сату турында игълан урнаштырган. Бу игъланны Һаген шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз күреп алган һәм шундук балаларны яклау идарәсенә хәбәр иткән. eBay вәкилләре сүзләренчә, аларга барлыгы егермегә якын шикаять килгән. 45 минут үтүгә бу тәкъдимне сәхифәдән алырга карар иткәннәр.
Бу гадәттән тыш хәлне полиция тикшерә башлаган. Балаларны сату тәкъдимен урнаштырган кеше әлегә табылмаган. Бу үзенчә дорфа шаярту булган дигән фикерләр әйтелә, икенче яктан, баласын үстерә алмаган берәр кешенең ярдәм сорау ысулы да булырга мөмкин, диючеләр бар.
Шунысы кызык, моңа охшаш хәлнең инде булганы бар иде. Май аенда 19 яшьлек Отем Брэден үзенең ике яшьлек кыз кардәшен сатуга чыгарган иде. Аның сүзләренчә, ул eBay системасының ничек эшләгәнен тикшерергә теләгән.
2009 елның сентябрендә исә ун яшьлек британияле Зои Пембертон аукционда үзенең әбисен тәкъдим итте. «Тауар»ның уңай ягы итеп ул әбисенең кроссвордларны яхшы чишүен күрсәтте.
eBay сайтында еш кына үзенең җанын, Һитлер чәчләрен, хәтта аерым шәһәрләрне һәм башка шундый башка сыймаган әйберләрне «сатучы» кешеләр очрый.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел