"Азатлык.орг" хәбәр итүенчә,19 ноябрь көнне Уфага Русия президенты Дмитрий Медведев килә. Ул Башкортстан җирендә нибары 4-5 сәгать кенә булачак һәм аның сәфәре, рәсми төстә шулай әйтелмәсә дә, алдагы Дума сайлауларына әзерлек дәрәҗәсен тикшерүгә багышланачак дип көтелә.
Дмитрий Медведевның Уфага килүе уңаеннан бирегә Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре һәм иң зур мәгълүмат чаралары башлыклары да чакырылган. Уфада югары дәрәҗә очрашуга җитди әзерлек бара. Аны урамнарда гади халык та күрә. Чат саен полиция хезмәткәрләре тора. Кайбер үзәк урамнарга керү дә чикләнгән. Чөнки күп кенә вәкиллекләр Уфага җомга көнне үк килә башлады.
Соңгы ике көндә Уфада бертуктаусыз кар ява, буран да чыгып тора. Шуңа күрә урамнарны кардан тазартуга, юл читләрендәге машиналарны читкә алып китүгә дә зур игътибар бирелә.
Дмитрий Медведев белән төп очрашу Конгресс-холл бинасында булыр дип көтелә. Аның элекке сөйләшүләре дә шунда үтә иде. Моннан тыш, ил президентының тагын бер-ике урында булуы каралган. Алдан тантаналы ачылачак дип белдерелгән булса да, Медведев катнашлыгында Уфа үзәгендәге зур бассейнның ачылуы кичектерелә, дип әйтелде.
Ил президенты белән булачак зур сөйләшүдә башка төбәкләр җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак дип әйтелде. Әмма, һәрвакыттагыча, төгәл мәгълүмат бирелми. Чит төбәкләр башлыклары да килгәч, сөйләшү темалары да уртак проблемалар турында булыр дип аңларга кирәк.
Ә инде бәйсез белгечләр әлеге очрашуның төп максаты — Русия Дәүләт думасына сайлауларга җентекле әзерлек өчен соңгы бурычлар билгеләү дип белдерә. «Бердәм Русия» фиркасенә күпчелек тавыш җыю һәм әйдәүче көч булып калу — төп бурычларның берсе, билгеле.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел