«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасы алдыннан Казанда беренче мәртәбә FISU гала-фестивале оештырылачак. Бүген Россия студентлар спорт берлеге президенты, FISU ның беренче вице-президенты Олег Матыцин Казанда журналистларга биргән интервьюсында әнә шул хакта хәбәр итте.
Олег Матыцин һәм «Казан 2013» Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Владимир Леонов КФУда Студентлар спорты фестивале кысаларында узучы «Студентлар шәхесен үстерүдә физик культура һәм спортның ролен күтәрү турында»гы Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе башланыр алдыннан гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашты.
Владимир Леоновның сүзләренә караганда, «FISU-Гала» — Халыкара студентлар спорты федерациясенең үзенчәлекле гала-фестивален үткәрү идеясе Казанда тарихта беренче тапкыр FISU дебрифингы уздыру барышында туган. «Без оешманың көндәлек тормышына күп кенә яңалыклар кертәбез. Мисал өчен, тарихта тәүге мәртәбә Универсиада флагы эстафетасын, FISU дебрифингын үткәрдек. Хәзер исә тагын бер инновацияне гамәлгә ашырырга — Казанда «FISU-Гала» уздырырга, әлеге фестивальдә халыкара спорт җәмгыяте вәкиллеген, студентларны җыярга, номинацияләр булдырырга, аны үзенә бертөрле «студентлар Оскарына» әверелдерергә телибез», — дип хәбәр итте ул.
«Без FISU башкарма комитетының 10 көннән соң узачак утырышында фестивальне уздыру идеясе хакында фикер алышырга ниятлибез, — диде Олег Матыцин. — Без моны күркәм гадәткә әверелдерергә телибез. Фестивальгә Халыкара олимпия комитеты, спорт федерацияләре вәкилләрен чакыру, «елның иң яхшы ир-ат спортчысы», «елның иң яхшы хатын-кыз спортчысы», «иң яхшы Халыкара спорт федерациясе», «студентлар спортын үстерүче иң яхшы югары уку йорты» һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләү күздә тотыла».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел