Бүген, Халыкара тәмәкегә каршы көрәш көнендә Казанның «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексында «Вместо» мәгълүмат-күңел ачу акциясе үтә.
Акциядә катнашучылар махсус аппатарт смоколайзер ярдәмендә күпме төтен сулаганнарын белә алачак.Теләүчеләр традицион викторинада, кроссвордларны чишүдә катнашып, бүләкләр ота, тәмәкедән котылу юллары турында мәгълүматкә ия була һәм Татарстандагы тәмәкегә каршы коалициягә кушыла ала.
Килүчеләр яңа проект — тәмәкедән котылуда ярдәм итә торган «кайнар линия»нең барлыкка килүе турында беләчәк. Аның телефоны 562-564-0 (эш вакыты: 15:00-19:00).
Акцияне «Выбор» профилактика Үзәге, Халыкара аеклык мөстәкыйль ассоциациясенең Казандагы бүлеге, Казанның яшьләр, балалар эшләре Комитеты ярдәмендә Казан волонтерлары советы, Татарстанның Иҗтимагый палатасы һәм «Пфайзер» әгъзалары оештыра.
Акциянең үткәрелү вакыты — 17:30дан 18:30гә хәтле.
Искә төшерик, күпчелек илләрдә Халыкара тәмәкегә каршы көрәш көне (No Smoking Day) һәр ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә үткәрелә. Ул 1977 елда (American Cancer Society) Американың онкология җәмгыяте нигезендә оешты.
Халыкара тәмәкегә каршы көрәш көненең максаты — тәмәкегә бәйлелекне киметү, бу афәткә каршы көрәшкә барлык белгечләрне дә чакыру, тәмәке тартуның зыяны хакында кешеләргә аңлатма бирү, дип хәбәр итә kzn.ru.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел