Форум 3 көн дәвам итәчәк
Бүген Казанның «Корстон» комплексында Россия туризмының «Киләчәк юнәлешләре» («Ориентиры будущего») I Казан халыкара туристик форумы ачылачак. Үз эшен 19 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк форум РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Туризм буенча федераль агентлык, ТР Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән оештырылган.
Форум Татарстан Хөкүмәте җитәкчелеге исеменнән сәламләү белән ачылып китәр дип көтелә.
Әйтергә кирәк, туриндустрия өлкәсендә мондый масштаблы чара тәүге тапкыр уздырыла. Дөньякүләм һәм Россия туристик һәм кунакханә хезмәтләре базарларында вәзгыятьнең үзгәрүе, яңа кызыксындырырлык брендлар булдыру ихтыяҗы форумны уздыруга сәбәп булып тора. Россиядә дөньякүләм дәрәҗәдәге чаралар — 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиадасы, 2014 елда Сочида XXII Кышкы Олимпия уеннары, 2015 елда Казанда спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты көтелү сәбәпле, форумны оештыручылар эшлекле һәм вакыйгаларга бай туризмга акцент ясаячак. Әлеге чараларга әзерлек һәм аларны уздыру мәсьәләләре турында бизнес һәм тармак белгечләре фикер алышачак, дискуссияләрдә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хакимият органнары вәкилләре катнашачак, дип хәбәр итә «Татар-информ»ның матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел