Әлеге дәүләт бүләге республикада җирле үзидарәне үстерүгә лаеклы өлеш керткән гражданнарга бирелә
ТР Муниципаль берәмлекләр советының 2010 елның декабрендә узган V съездында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, «Татарстанда җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медален булдыру тәкъдиме яңгыраган иде. Ул ТР Президентында хуплау табып, озак та үтми яңа дәүләт бүләге закон белән гамәлгә дә куелды.
Әлеге дәүләт бүләге республикада җирле үзидарәне үстерүгә лаеклы өлеш керткән гражданнарга бирелә. Бүген ТР Муниципаль берәмлекләр советының «Корстон»да узган VΙ корылтаенда «ТР да җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медаленең тәүгесен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә тапшырды.
«Тормыш шулай корылган, бүләге -миңа, эшләргә Президентка һәм сезгә», — дип уенын-чынын бергә кушып ТР беренче Президенты залга мөрәҗәгать итте. Ул муниципаль хакимият вәкилләрен яңа җәмгыять төзелешенең прорабларына тиҗләде. «Җирле үзидарә яңа җәмгыять төзелешенең нигез ташы», -дип белдерә Минтимер Шәймиев. Дәүләт Киңәшчесе барлык дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә эшләрендә уңышлар, түземлек теләде.
Бүгенге съездда бертөркем муниципалитет җитәкчеләре ТР Президенты кулыннан башка дәүләт бүләкләрен дә алды, дип хәбәр итә «Татар-информ»ның матбугат хемәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел