Татарстанның Югары суды сишәмбе көнне «Булгария» теплоходының һәлакәтендә гаепләнүче, Рәсәй елга регистрының Кама филиалы өлкән эксперты Яков Ивашовны тоткарлау вакытын 2012 елның 10 гыйнварына хәтле сузуны раслады, дип хәбәр итә РИА Новости.
Суд тоткарлану вакыты арттырылганга Ивашов тарафыннан җиткерелгән шикаятьне кире какты.
«Булгария» теплоходының һаләкатенә кагылышлы җинаять эше Рәсәй Федерациясе Җинаять Кодексының 263 статьясынең 2 кисәге буенча кузгатылган («Тимер юлда, һава һәм диңгез юлларында эксплуатация һәм куркынычсызлык кагыйдәләре бозылу»). Тикшерү кысаларында Җинаять Кодексының 293 статьясынең 3 кисәге буенча, (битарафлык күрсәтү аркасында ике яки аннан күбрәк кешенең үлеме) Госморречнадзор Ространснадзор Идел идарәсенең Казан линия бүлеге җитәкчесе Ирек Тимергазиевка һәм шул ук бүлекнең төп дәүләт инспекторы Владислав Семеновка гаепләү белдеререлгән. Хәзерге вакытта алар да тоткарланган. Моннан тыш, Җинаять Кодексының 270 статьясы буенча, бәладә калучыларга ярдәм күрсәтмәгән йөк теплоходлары «Арбат» капитаны Юрий Тучинга һәм «Дунайский-66» капитаны Александр Егоровка карата җинаять эше кузгатылган. Алар, Рәсәй федерациясенең Тикшерү комитеты сүзләренә караганда, һәлакәт вакытында «Булгария»дән ерак булмаган, әмма батучыларга ярдәм күрсәтмәгән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел