Визитның төп максаты — Россия Президенты каршындагы Иҗтимагый комитетның күчмә утырышында катнашу
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саха Республикасына (Якутия) сәфәр кыла.
Визитның төп максаты — Россия Президенты каршындагы Иҗтимагый комитетның күчмә утырышында катнашу. Илнең торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү һәм торак төзелеше мәсьәләләренә багышланган утырышны Россия Президенты Дмитрий Медведев үткәрә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саха Республикасы башкаласы — Якутскига сәфәре барышында «М.К.Аммосов исемендәге төньяк-көнчыгыш федераль университеты»ның Арктика инновация үзәгендә булачак һәм «Графен нанотехнологияләр» укыту-фәнни-техник лабораториясе коллективы эшчәнлеге, шулай ук «Механик-химик биотехнологияләр» һәм «Полимер нанокомпозитлар технологиясе» лабораторияләре проектлары белән танышачак.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Саха Республикасы (Якутия) кыйммәтле металлар һәм асылташлар комитеты» дәүләт унитар предприятиесенең алмаз эшкәртү цехында һәм «Иске шәһәр» тарихи-архитектура комплексында булыр дип көтелә.
Көннең икенче яртысында Россия Президенты каршындагы Иҗтимагый комитетның күчмә утырышы узачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел