Мондый тәкъдим «Ихлас» мәчетендә узган «түгәрәк өстәл» вакытында яңгыраган иде. «Түгәрәк өстәл»дә катнашучылар балаларны хәләл азык белән тукландыру мәсьәләсен күтәрде. Нигездә, бу тәкъдимне «Хәләл» стандарты Комитетының эксперт группасы җитәкчесе Рәҗәб Мөхәммәдиев ясады.
Аның идеясен «Хәләл» стандарты Комитеты җитәкчесе күтәреп чыкты:
- Без мәҗбүри рәвештә балалар бакчасында хәләл туклануны кертә алмыйбыз, шуңа күрә ата-аналарга сайлау мөмкинлеге калдырырга тиешбез. Аларның балалары хәләл ризык белән туклануын телиме, әллә юкмы, — диде Тимур Шәнгәрәев.
Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Азат Фазлыев һәм Башкортстан Илбашы каршындагы дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр Советы киңәшчесе Илюс Әхәтов та балалар бакчасына хәләл ризык кертү ягында булды. Һәм Башкортстан хөкүмәтенә әлеге тәкъдимне әйтәчәкләрен белдерде, дип хәбәр итә islam-portal.ru.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде