Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 ноябрьдә сәгать 12.00дә Кол Шәриф мәчетендә дөньядагы иң зур Коръәнне Татарстан Республикасы Президентына тантаналы рәвештә тапшыру чарасы булачак.
Әлеге Коръән «Реверра ЛТД» италия компаниясе тарафыннан эшләнелгән. Коръәннең зурлыгы — 150 см x 200 см, 632 биттән тора, авырлыгы — 800 кг. Битләре шотланд кәгазеннән ясалган, тышлыгы: малахит, ярымкыйммәтле ташлар, яшма, сусаль алтын, көмеш һ.б.
Изге Коръән Кол Шәриф мәчетенең беренче этажында урнаштырылачак. 2012 елның июнендә әлеге Коръәнне Болгарга күчерәчәкләр. Биредә ул идел болгарлары тарафыннан 922 елда исламны дәүләт дине буларак кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе бинасына урнаштырылачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел