«Хәләл» стандарт Комитеты рәисе Марий Эл җөмһүриятендә эш сәфәре вакытында «Акашевская» кошчылык фабрикасына эксперт билгеләде. Экспертның вазифаларына кошларны мөселман кануннары буенча суюларын һәм төрле казылык эшләнмәләренең җитештерелүен контрольдә тоту керә. Әлеге вазифаны Шиһабетдинов Илдус башкарачак.
«Акашевская» фабрикасы «Хәләл» азык-төлек җитештерүне җайга салды һәм быел тулы сертификацияне үтте. Биредә моңа кадәр Иран һәм Сәгуд Гәрабстаны экспертлары да булды. Алар фабрикада кошларны шәригать буенча суюга игътибар бирде.
Соңгы вакытта алар җитештергән хәләл азык-төлекне «Бәхетле» кибетләрендә дә сата башладылар.
Билгеләп үтү кирәк, быел «Хәләл» стандарт Комитеты актив рәвештә мөстәкыйль экспертларны билгели башлады.


Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде