Рәсәй ислам университетының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, РИУда университет белән Әлмәт һәм Түбән Кама мәдрәсәләренең бергә эшләвенә нигезләнгән Килешүгә кул куелды.
Бу Рафик Исламгалиевның мәдрәсәдә директор итеп билгеләнгәненнән соң мөмкин булды. Аңа кадәрге җитәкчелек булганда РИУ белән дини уку йортлары арасында элемтәләр юк иде.
Килешүгә ирешү кысаларында РИУ мәдрәсәгә методологик эшендә актив ярдәм итеп торачак. Түбән Кама РИУ студентларын үзенә практикага алачак, Ә РИУ мәдрәсә укытучыларын һәм шәкертләрен чараларга, университетта үтүче семинар, белем бирү курслары, бәйгеләргә җәлеп итәчәк.
Килешү кысаларында РИУ әлеге мәдрәсәләргә гакыйдә, хәдис белеменә кереш, ислам хокукы (фикһ) фәннәреннән лекцияләр укыр өчен үзенең укытучыларын җибәрәчәк.
Дүшәмбедән РИУ укытучысы, Әл-Әзһәр университетын тәмамлаучы Ранис Вахитовның гакыйдә, хәдис белеме нигезләренә кереш фәннәреннән лекцияләре башлана.
Әлеге Килешү РИУның башка дини уку оешмалары белән дә хезмәттәшлек итүенә чираттагы адым булып тора.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде