Аны Инфраструктура һәм белем бирү программалары фонды «Нанотехнологияләр атналыгы» төбәк проекты кысаларында оештыра
«Күрегез, бу — НАНО». Бүген Казан федераль университетында әнә шул исемдәге нанотехнологияләр күргәзмәсе ачыла. Аны Инфраструктура һәм белем бирү программалары фонды «Нанотехнологияләр атналыгы» төбәк проекты кысаларында оештыра.
Күргәзмәнең ачылыш тантанасында дәрәҗәле кунаклар катнашуы көтелә, дип хәбәр итәләр ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан.
Күргәзмәгә килүчеләр уникаль наноматериаллар, перспективалы энергия саклау технологияләре белән таныша, нанотехнологияләр дөньясын аңларга ярдәм итүче заманча тикшеренү җиһазларын күрә алачак. Нанотехнологияләр өлкәсендә эшләүче компанияләр җитештергән продукцияне файдаланып әзерләнгән арт-объектлар экспозициядә аерым тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә программасы кысаларында өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар өчен фәнни-популяр лекцияләр уздыру, иҗат остаханәләре оештыру каралган. Аларның берсендә СD-диск өслеген сканерлау процессы демонстрацияләнәчәк.
Агымдагы елның мартында «Нанотехнологияләр атнасы» старт алганнан бирле, әлеге күргәзмә Ульяновски, Томски, Пенза, Пермь һәм Мәскәүдә оештырылган. Шушы вакыт эчендә әлеге проект кысаларында 100 гә якын фәнни-популяр чара да уздырылган.
Әлеге күргәзмәне оештырган Инфраструктура һәм белем бирү программалары фонды 2010 елда оешкан иде. Аның максаты — нанотехнологияләр өлкәсендә иннновацияле инфраструктураны, шул исәптән, РОСНАНО тарафыннан инде гамәлгә ашырыла башлаган белем бирү һәм инфраструктура программаларын үстерү. Фондның Идарә рәисе –«РОСНАНО» ААҖ Идарә рәисе Анатолий Чубайс, дип хәбәр итә «Татар-информ»ның матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел