Татарстанда 10 ноябрьдән 18енә кадәр әфьюн әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте «Үлемне сату урыннарын хәбәр ит» акциясен үткәрә. Искә төшерик, әлеге акциянең беренче этабы 10нан 18 март көннәрендә узган иде. Шушы вакыт аралыгында «кайнар линия»гә 365 татарстанлы мөрәҗәгать иткән. Шул исәптән 130 оператив-мөһим мәгълүмат алынган.
Акция инде 4 ел Рәсәйнең бар төбәкләрендә дә үтә. Ләкин ике этапта булып үтүе беренче тапкыр. Аның максаты — әфьюн проблемасына, аның законсыз әйләнештә булуына халыкның игътибарын җәлеп итү, бу бәлага тарыганнарга ярдәм кулы сузу.
Әфьюн корбаннары артканнан арта бара. Шуңа да һәрбер кеше мөмкинлеге булган кадәр хокук саклау органнарын кисәтеп тора алса яхшы булыр иде.
Әфьюн әйләнеше контрольдә тоту идарәсе җөмһүриятебез халкыннан 21 гасыр афәтеннән котылу юлларын эзләшүдә ярдәм итүне сорый. Моның өчен игътибарлырак булу һәм нинди дә булса мәгълүматка ия булган очракта «ышаныч телефоны»на шылтырату сорала. Татарстанда әфьюн әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең номеры: 273-43-45, интернет буенча http://ufskn.tatar.ru. адресына мөрәҗәгать итеп була. Шәһәр һәм районнарда «кайнар линия»ләр эшләячәк:
Әлмәт — 45-26-94,
Бөгелмә — 4–22-50,
Алабуга — 3-97-70,
Яшел Үзән — 5-89-45,
Буа — 3-17-99,
Чаллы — 56-29-50,
Түбән Кама — 39-17-69,
Чистай — 5-27-31.
«Үлемне сату урыннарын хәбәр ит» акциясе вазифаларына оператив мәгълүмат җыю гына керми. Оештыручылар аны ярдәмгә мохтаҗ булучылар өчен дә файдалы итәргә тырыша. Шуңа да әфьюнны контрольдә тоту белгечләре белән беррәттән кайбер кызыксынган министрлык белгечләре дә махсус линияләрдә дежур торачак. Тел.: 274-31-98; 14.30 дан 17.30 кадәр вакыт аралыгында.
10 һәм 14 ноябрь — Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика норкологик диспенсары табиблары һәм диния нәзарәте вәкилләре (Диния нәзарәте һәм Казан Епархиясе)
11 ноябрь — Татарстанның сәламәтлек саклау, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Министрлыгы белгечләре, Белем бирү һәм фән Министрлыгы.
12 ноябрь — Әфьюнга каршы көрәшүче иҗтимагый оешма вәкилләре.
15 ноябрь — Белем бирү һәм фән министрлыгы, әфьюнга бәйле булучыларга ярдәм күрсәтү, тернәкләнергә булышу һәм балигъ булмаганнарга психологик-педагогик ярдәм күрсәтүче оешмалар вәкилләре.
16 ноябрь — Әфьюнга бәйле булучыларга психологик ярдәм күрсәтү үзәкләре вәкилләре.
17 ноябрь — Татарстанда яшүсмерләргә һәм аларның гаиләләренә социаль-психологик ярдәм күрсәтү, хезмәт һәм мәшгульлек Министрлыгы белгечләре.
18 ноябрь — Казанның әфьюнга каршы комиссиясе вәкилләре.
Бер генә кеше дә әфьюн булган җирдә үзен тыныч хис итә һәм тормышына куркыныч янамый дип ышанып әйтә алмый. Шуңа да үзегез һәм гаиләгез, туганнарыгыз, якыннарыгыз тормышын куркынычлардан саклап калыгыз!
Җөмһүриятебезнең массакүләм коммуникацияләр һәм матбугат агентлыгы хәбәр итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел