Татарстан Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, нәзарәтнең яшьләр белән эшләү бүлеге һәм «Алтан урта» клубы яшьләре XIX гасыр мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның музей-йортында булып кайтты. Әлеге чара «Даһилар эзеннән» проекты кысаларында узды. Проектның максаты — ислам уку йортлары студентларын, мөселман яшьләрен татар халкының дин тәгълиматчеләре, язучылары, галимнәренең тормышлары белән таныштыру, татар мәгърифәтчеләрен пропагандалау, мөселман яшьләрендә милли үзаң тәрбияләү, татар халкының тарихы, мәдәниятенә мәхәббәт уяту. Киләчәктә шулай ук Ш.Мәрҗанинең туган авылын (Арча районы, Ташкичү авылын), Кышкар мәдрәсәсен (Кышкар авылы, Арча районы), Иж-Буби мәдрәсәсен һ.б. урыннарны да зыярат кылу күздә тотыла.
Каюм Насыйри 1825 елның искечә 14 февралендә, элекке Казан губернасы, Зөя өязе (хәзерге Татарстан республикасы, Яшел үзән районы), Югары Шырдан авылында туа. Башлангыч белемне ул атасыннан ала. 1841 елда Каюмны Казандагы бер мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1855 елга кадәр ул мәдрәсәдә укып, гарәп-фарсы телләрен өйрәнү өстенә, үзлегеннән татар телен дә яхшы үзләштерә. Яшерен рәвештә русча да укый.
Каюм Насыйри татар публицистикасы һәм тәнкыйте үсешенә зур өлеш кертә. Галим чыгарган календарьләр, иҗтимагый-педагогик, әдәби тәнкыйтькә багышланган мәкаләләре үз заманында ук татар халкының идеологик тормышында зур роль уйнаганнар.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел