Якын киләчәктә Казанда Казан рухи семинариясе һәм Россия ислам институты студентлары арасында футбол матчы үткәрү күздә тотыла. Әлеге чараны башлап җибәрүчеләр — күрсәтелгән уку йортларының укытучылары һәм студентлары. Идеяне ТРның мини футбол буенча федерациясе дә күтәреп алган, хәтта федерация вәкилләре техник яктан ярдәм итәргә дә вәгъдә биргәннәр. Уен катнаш формада булачак, ягъни төрле диндәге яшьләр бер командага җыелып, җиңү өчен көрәшәчәкләр. Әлеге чара Казан шәһәре дини уку йортларындагы студентларны берләштерүгә һәм дустанә мөнәсәбәтне ныгытуга янә бер адым булачак. Билгеле булганча, быел семинарда катнашучылар һәм шәкертләр республикадагы динара хезмәттәшлек перспективасына багышланган уртак түгәрәк өстәл уздырганнар иде.
Ярыш тәмамланганнан соң, барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде