Уфаның «Ихлас» мәчетендә «Башкортстан җөмһүриятендә хәләл азык-төлекне тормышка ашыру мәсьәләләре» дигән «түгәрәк өстәл» узды.
Биредә Башкортстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарт Комитеты җитәкчесе Тимур Шәнгәрәев, Башкортстан Илбашының дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр Советы рәисе киңәшчесе Илюс Әхәтов, Башкорстан сәүдә ассоцияциясе рәисе Илдар Гарифуллин, Башкортстанда, Чиләбе, Оренбург, Белгород өлкәләрендә хәләл азык-төлек җитештерү эшләре белән шөгыльләнүче оешмалар җитәкчеләре, республиканың зур сәүдә үзәкләре вәкилләре, мөселман эшлеклеләре, журналистлар катнашты.
Очрашу барышында зур сәүдә үзәкләренә хәләл азык-төлек кертү, башкорт җитештерүчеләрен Рәсәй дәрәҗәсенә чыгару, ММЧларында «хәләл» брендын алга җибәрү, җитештерүчеләр һәм товар белән тәэмин итеп торучылар арасында үзара хезмәттәшлекне ныгыту, «хәләл» тамгасы сертификаты турында сүз барды.
«Түгәрәк өстәл» кысаларында «Ufa Halal 2011» төбәгара үткән бәйгенең җиңүчеләрен билгеләделәр һәм хәләл азык-төлекне татып карадылар.
Чара Башкортстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарт Комитеты, җөмһүриятнең сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау комитеты, авыл хуҗалыгы Министрлыгы, Сәүдә-сәнәгать палатасы, Башкортстан Илбашының дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр Советы тарафыннан оештырылган иде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел