2011 елның 8 ноябрендә әфьюнга каршы комитет рәисе, Рәсәй буенча әфьюн әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте директоры Виктор Иванов Татарстанга килеп, «Әфьюнга каршы сәясәт Стратегиясен тормышка ашыру» мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Катнашучылар республикабызда әфьюн торышы һәм аның законсыз рәвештә әйләнеше, әфьюнга бәйле булучыларга социаль ярдәм күрсәтү, яшьләрнең әфьюнга каршы көрәштә роль уйнаулары турында сөйләште.
Иң төп проблемаларның берсе булып «даруханәләрдәге әфьюн»ның югары үсеш алуы тора. Хокук саклау органнары тарафыннан әйләнештән алынган дезоморфинның саны да соңгы ике елда уннарча тапкырга арткан. Кайбер төбәкләрдә бу аеруча да киң таралган.
Киңәшмәдә Татарстан Илбашы Рөстәм Миңнеханов, премьер-министр Илдар Халиков, Рәсәй буенча әфьюн әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте директоры урынбасары Михаил Кийко, Рәсәйнең Татарстанда әфьюн әйләнешен конторльдә тоту федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаев, Татарстан республикасы премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Татарстанда министрлар һәм идарәләр җитәкчеләре, Татарстан Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәйзов, иҗтимагый һәм сәяси оешма вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде