2011 ел Россия Эчке эшләр министрлыгы тарихына тамырдан үзгәрешләр елы буларак кереп калачак
Бүген Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. «Татар-информ»нан алынган мәгъүматларга караганда, әлеге уңайдан РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев полицейскийларга мөрәҗәгать итте. Аның тәбрикләвендә түбәндәге сүзләр язылган иде:
«Хөрмәтле коллегалар, хезмәткәрләр, ветераннар!
Россия Президенты Указы нигезендә, бүген без беренче тапкыр Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итәбез.
10 ноябрь — батырлык һәм кыюлык, намус һәм хезмәт вазифасы көне ул.
Бүген бөтен илебез җәмәгать тәртибен саклаучылар, гражданнарның иминлеген тәэмин итүчеләрне, кеше артына качып калмаучылар һәм беренче чакыру белән ярдәмгә килүчеләрне, үзләренең хезмәт һәм гражданлык бурычларын намус белән үтәүчеләрне хөрмәтли.
Россия чын профессионаллар һәм Ватанны лаеклы яклаучылар белән һәрвакыт горурлана. Алар үзләренең көндәлек хезмәте, еш кына героик гамәлләре белән Эчке эшләр министрлыгын данга күмә. Бүген алар Россия полициясенең ышанычлы терәге.
2011 ел Россия Эчке эшләр министрлыгы тарихына тамырдан үзгәрешләр елы буларак кереп калачак. Реформалаштыруның мөһим этаплары тәмамланды: структур төзелеш үзгәрешләр кичерде, хезмәткәрләрнең һөнәри һәм әхлакый сыйфатларына карата таләпләр сизелерлек артты, эчке эшләр органнары эшчәнлегенең яңа норматив-хокукый базасы формалаштырылды.
«Полиция турында»гы Законны әзерләүдә җәмәгатьчелек тә актив катнашты. Аның күп кенә нигезләмәләре гражданнар тарафыннан тәкъдим ителде.
Министрлык елъязмасында яңа сәхифә ачылды. Көндәлек эшчәнлеккә заманча фәнни казанышлар кертелә. Законга хезмәткә алдынгы мәгълүмати технологияләр килә. Полиция һәм җәмгыять арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең партнерлык моделе формалаштырыла.
Әлеге юнәлештә тәүге адымнар ясалды инде. Полиция һәм җәмгыять арасындагы хезмәттәшлеккә үзара хөрмәт һәм әзерлек тормыш нормасына әверелергә тиеш. Хәзерге вакытта безнең алга куелган бурыч әнә шундый.
Без барыбыз да совет һәм Россия милициясенең тарихы, аның данлы традицияләре, ветераннарыбызның хезмәттәге батырлыклары белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Һәр хезмәткәр «Законга хезмәт итеп — халыкка хезмәт итәм» дигән ант сүзләрен үз йөрәгендә сакларга тиеш.
Россия полициясендә үз бурычына тугрылыклы хезмәткәрләр күпчелекне тәшкил итә. Хәтта бәйрәм көнендә дә алар гражданнарның хокукларын һәм иреген фидакарьләрчә саклавын дәвам итә.
Эчке эшләр органнарының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына сәламәтлек һәм гаилә бәхете телим!
Бәйрәм белән! Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән!»
РФ эчке эшләр министры армия генералы Рәшит Нургалиев.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел