Бозлавыкка каршы 2 мең тонна материал сарыф ителгән
8 ноябрьдан 9ына кадәрге узган тәүлектә 7,6 мм явым-төшем булып, киләсе тәүлектә дә кар явуы күзәтеләчәк: явым-төшем 0,5-5 мм, талгын җил, һава температурасы 4-9 градус салкын — гидрометүзәк белешмәләренең Казан каласына кагылышлысы әнә шундый.
Узган тәүлектә Казандагы юлларны чистартырга 227 берәмлек техника (113 КДМ, щеткалы 61трактор, 47 төяткеч, 6 грейдер) чыккан булган, шуларның 138е төнлә эшләгән; бозлавыкка каршы 2 мең тонна материал сарыф ителгән һәм кайсы турыларга хәтта берничә тапкыр сиптерергә туры килгән.
Бүген Казан шәһәре Башкарма комитетында мэр Илсур Метшин рәислегендә юлларда «бөкеләр» буенча штаб утырышы булып, тышкы уңайлыклар белән тәэмин итү комитеты башлыгы Игорь Куляжев анда, шул рәвешле, беренче кардан соң башкала урамнарын җыештыру барышы белән таныштырды. И.Куляжев сүзләренчә, алдагы тәүлектә, транспорт тәгәрмәчләре таймасын, шуның нәтиҗәсендә боз катламы хасил булмасын өчен, юлларга бозлавыкка каршы кулланыла торган материалларны күбрәк сиптерү, карны юлдан читкә себереп сиптерү, бозлавыкны бетерү, тротуарлар һәм тукталыш мәйданчыкларын чистарту бурычы куелган. Тышкы уңайлыклар белән тәэмин итү комитетында төнлә кизү тору оештырылган, тел.: 296-99-25.
Казанда юлларны чистарту оешмаларында бүген 520 берәмлек техника (шул исәптән 100 КДМ, ягъни комбинацияләнгән юл машинасы, тагын щеткалы 86 трактор, 26 грейдер, кар төяткеч 27 машина, 120 үзбушаткыч һ.б.) бар, кышын алар санын 626га җиткерү планлаштырылган, диде И.Куляжев. Мэр исә, былтыр кышын булган хәл кабатланмасын, юлларда транспорт тоткарлыксыз уза алсын өчен, барлык төр хезмәтләр бер механизмдай эшләрлек итеп эш оештырылсын, дип кисәтеп куйды, дип хәбәр итә «Татар-информ»ның матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел