«Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан китап нәшриятының Бауман урамында урнашкан махсус кибетендә язучылар, җырчылар, гомумән сәнгать әһелләре белән очрашулар кичәсе быелгы сезонда кабат башланып китте.
Идел буе Федераль университеты каршында эшләп килүче регионара укытучыларның белемнәрен күтәрү һәм өстәмә белем бирү үзәгенә килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов һәм Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров белән очраштылар. Өлкән укытучы Гөлүсә Низаметдинова төркемендә белемнәрен күтәрүче укытучылар бу ике очрашуда да үзләрен кызыксындырган, җыр-моң, артистлар тормышына кагылышлы сорауларын сәнгать әһелләренә җиткерделәр. Фердинанд Сәлахов та, Рөстәм Закиров та укытучылар сораган җырларны теләп башкардылар. Укытучылар үзләре белән күрешкән җырчыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Мондый кызыклы чаралар китап кибетендә һәр атнада үтеп торачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел