24 ноябрь көнне Самара өлкәсендәге Сызрань шәһәренең Үзәк мәчете янында Җәмигъ мәчете нигезенең беренче ташы салыначак. «Әлеге проект — Казан Кол Шәриф мәчетенең кечкенә күчерелмәсе булачак. Төзелештә өлешчә ярдәмне ислам мәдәниятына, фәненә, белем бирүенә булышу Фонды, калган ярдәмне килүчеләр һәм хәйриячеләр күрсәтә, дип хәбәр итә IslamNews хәбәрчесе Наҗия Ернеева.
Яңа мәчет төзелүнең сәбәпләре нидә, дигән сорауга, әңгәмәдәшебез: «Шәһәрдә мөселманнарның саны көннән-көн арта баруында", - дип җавап кайтарды. "Үзәк мәчет бәйрәм вакытларында барысын да үзенә сыйдыра алмый. Менә бу Корбан бәйрәмендә генә 600ләп мөселман гаеткә килде. Ә бина эченә аларның ни бары 500е сыйды, калганнар намаз укуны урамда башкарды. Мөселманнарга намаз уку залында гына түгел, ә мәчетнең бар булган буш урыннарына урнашырга туры килде. Гыйбадәтханә бик кечкенә, шуңа да килүчеләр ишегалдында, урамнарда басып калды», — ди ул.
Мөселманнарны котларга шәһәр идарәсе башлыгы Виктор Хлыстов килгән иде. Бәйрәмгә мәчет тулысынча торгызылды. Ернеева сүзләренчә, биредә евротәрәзәләр куелган, җылыту системасы алыштырылган, тулысынча ремонт ясалган.
Сүз уңаеннан, Сызраньда бүгенге көнгә 4 мәчет эшли.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде