Озак вакытлы күзәтүче буларак теркәлү узган ике күзәтүче инде Татарстанда
«Татар-информ»нан алынган мәгъүматларага караганда, бу юлы да Думага депутатлар сайлауның барышына чит ил күзәтүчеләре мониторинг үткәрәчәк. Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин брифингта журналистларга хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикага Европада иминлек һәм хезмәттәшлек буенча оешманың демократик институтлар һәм кеше хокуклары буенча бюро миссиясенең ике вәкиле килгән. Алар РФ Үзәк сайлау комиссиясендә озак вакытлы чит ил күзәтүчеләре буларак теркәлү узган. Анатолий Фомин белдергәнчә, әлеге күзәтүчеләр сайлауларның Россия законнарына, ОБСЕ йөкләмәләренә, башка халыкара стандартларга ни дәрәҗәдә туры килүен тикшерәчәк. Анатолий Фомин сайлаулар барышына кыска вакытка килгән күзәтүчеләр дә мониторинг уздырачагын хәбәр итте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде