Самарада «Батыр» исемле татар балалар бакчасы эшли башлады. Әлеге бакчада балалар милли, дини гореф-гадәтләр нигезендә тәрбия ала.
Самараның үзендә 43 ел дәвамында «Ялкынлы яшьлек» исемле җыр, бию, шигърият ансамбле эшли. «Бердәмлек», «Азан», «Ислам — Нур» исемле газетлар чыгып килә.
«Яктылык» мәктәбендә 436 бала белем ала. Самараның үзендә татар тормышын яктырткан биш сайт бар. Ниһаять, саф татар балалар бакчасы эшли башлады. Аның исеме дә - «Батыр».
Бакчаның өстенлеге шунда ки, ул - шәхси хуҗалык. «Батыр»ның мөдире — Нотфулла кызы Әлфия Хәлиуллова.
Балалар бакчасы илле нарасыйга исәпләнгән. Биредә аларны дүрт мәртәбә тик хәләл ризыклар белән генә тукландыралар.
Тәрбия татар гореф-гадәтләренә нигезләнгән. Тәрбия, туклану динебез ислам кушканча башкарыла.
Бакча иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр эшли. Балаларга татар җырларын һәм биюләрен өйрәтәләр. Ашап-эчкәч, балалар дога кыла.
«Туган тел» исемле Самара өлкә татар җәмгыяте «Батыр»ны татар китаплары белән тәэмин итә. Ата-аналар аена 10 000 сум акча түли.
"Азатлык орг."тан алынды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел