«Без бөек тарихыбызга лаеклы булырга һәм Туган ил бәхете, аның киләчәге өчен намуслы хезмәт итәргә тиеш», — диелә Владимир Путинның телеграммасында «Татар-информ» хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.
Дмитрий Медведев үзенең котлавында болай дип ассызыклады: «Халыклар бердәмлеге көне 1612 елгы тарихи вакыйгалар уңаеннан билгеләп үтелә. Ул чагында халкыбызның бердәмлеге һәм патриотизмы Ватан бәйсезлеген якларга һәм Россия дәүләтчелеген ныгытырга ярдәм итә. Бүгенге көндә Россиянең киләчәге, илне модернизацияләүдәге уңышлар һәм җәмгыятьнең иминлеге безнең гражданлык бердәмлегенә бәйле».
«Россия һәрвакытта да халыклар бердәмлеге, Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына уртак, зур максатлар тирәсендә тупланганлык традицияләре белән нык булды. Һәм ул аның җиңүләре һәм хезмәттәге казанышлары елъязмасына онытылмаслык сәхифәләр өстәгән тугрылыклы улларының буыны белән хаклы рәвештә горурлана. Без бөек тарихыбызга лаеклы булырга һәм Туган ил бәхете, аның киләчәге өчен намуслы хезмәт итәргә тиеш», — диелә Владимир Путинның телеграммасында.
Татарстан Президентын Халыклар бердәмлеге көне белән шулай ук РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Сергей Нарышкин, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Вячеслав Володин, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм башка рәсми затлар, шулай ук Россия төбәкләре башлыклары котлады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел