«Күпмилләтле Россия халкының иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм итте», — диелә котлауда
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматлараг караганда, ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау белән чыкты.Аның котлавында болай диелгән:
«Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар! Сезне ихлас күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм!
Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Төрле милләт вәкилләренең бергәләшеп Мәскәүне илбасарлардан азат итүе Ватанга куркыныч янаганда халыклар арасындагы бердәмлекнең көчен ачык чагылдыра. Әлеге истәлекле көннәрдән соң узган гасырлар тарихка зур сынаулар белән кереп калды. Өченче меңъеллыкта яшәүчеләр өчен ул вакыйгалар — ерак хәтирә. Ләкин без күпмилләтле Россия халкының иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм итүен беләбез.
Татарстан Республикасы — Россия Федерациясе территориясендә гасырлар дәвамында тугандаш халыкларның үзара ышанычына һәм хөрмәтенә нигезләнгән милли бердәмлек үрнәге булган төбәк. Татарстанлылар буыннан-буынга күчеп килгән тарихи хәтернең кадерен белә, балалары һәм оныкларына туган җирне ярату, гражданлык теләктәшлеге һәм башка диннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу кебек мәңгелек кыйммәтләрне тапшыра. Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен һәркем җаваплы. Икътисад, фән, мәдәният һәм спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешеп, республика халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә.
Кадерле ватандашлар! Бу бәйрәм көнендә мин республикабызда яшәүче һәркемгә мөрәҗәгать итәм: «Бердәм Россия — Бөек Россия». Бүген әлеге девиз беркемдә дә шик тудырмый. Без киләчәгебезне туган республикабызның һәм илебезнең киләчәгеннән аерып карый алмыйбыз. Мин шуңа ышанам: без Россия Федерациясенең бай мирасын һәм дәүләтчелеген, андагы милли мәдәниятләрнең күптөрлелеген һәм үзенчәлеген, һичшиксез, саклап калачакбыз, Ватаныбызны алга киткән һәм бай илгә әверелдерәчәкбез, чөнки халык бердәмлеге ул — җиңелмәс көч.
Кадерле татарстанлылар, сезгә тормыш оптимизмы, үз көчегезгә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм муллык телим! Бәйрәм белән!» — диелә котлауда.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел