Татарстан полициясенең җәмәгать тәртибе сагындагылар ноябрьда булачак чараларга тулысынча әзер. Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында үзәк матбугат чаралары журналистларын җыйган әлеге республиканың җәмәгать тәртибен саклау һәм башкарма хакимият органнары белән багланышлар идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Илфар Хәлимуллин шулай дип белдерде.
Чөнки 3 ноябрьда республика башкаласының Үзәк стадионында футбол буенча Евролиганың төркем этабы, 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көнендә Казан, Түбән Кама, Чаллы, Яшел Үзән калаларында иҗтимагый-сәяси һәм 6 ноябрьда республика буенча зур дини бәйрәм — Корбан гаете, 16сы «Татнефть Арена» спорт комплексында зур концерт һ.б. массакүләм чаралар үткәрелә. «Татар-информ» агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, 7-20 ноябрь көннәрендә Россиянең илкүләм антитеррор комитеты, Татарстанда террорчылыкка каршы саклыкның торышын тикшерү максатыннан, өйрәнүләр уздыра. Соңгысы 2 этаптан булып, беренчесендә 7-17 ноябрьдә Казан, Лаеш, Яшел Үзән территорияләрендәге кешеләр күпләп җыела торган урыннарга «диверсантлар» төшә, Универсиадага дигән 6 спорт корылмасына, сәүдә үзәкләренә һ.б. урыннарга үтеп керергә омтыла, икенче этабы исә «Казан» ат-спорт комплексында «диверсантлар» кулындагы кешеләрне азат итү буенча өйрәнүләр була.
Илфар Хәлимуллин сүзләренчә, бу көннәрдә республика эчке эшләр органнары алдында торган иң мөһим бурыч — җәмәгать тәртибен бозуларга юл куймау, төрле чаралар оештыручылар һәм алар мөнәсәбәтендә хокукка каршы килгән гамәлләргә каршы төшү. Шулай ук гражданнарга да, республикада тынычлык бәрабәренә, аң булырга кирәк, дип киңәш итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау һәм башкарма хакимият органнары белән багланышлар идарәсе җитәкчелеге вәкиле.
Быел 10 айда Татарстанда 1529 массакүләм чара уздырылган (былтыр шушы вакытка — 1315) һәм аларда 18 меңнән артык кеше катнашкан. Шулардан 403е гавами чара, 45е дини һәм 506 сы спорт-массакүләм чаралар булса, шулай ук 308 сәяси эчтәлекле митинг һәм пикет та халыкны күпләп җыйган. Җәмәгать тәртибе сагына җәмгысе 1,5 меңнән артык полиция хезмәткәре җәлеп ителгән һәм нинди дә булса закон тәртибе бозуларга юл куелмаган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел