Трансляция иртәнге сәгать тугыз тулырга ун минутта башлана.
Быел 6 ноябрьдә мөселманнар көтеп алган бәйрәм — Корбан гаетеннән трансляцияне «Татарстан — Яңа Гасыр» каналы аша Казанның «Мәрҗани» мәчетеннән күрсәтәчәкләр. Трансляция иртәнге сәгать тугыз тулырга ун минутта башлана.
Бәйрәм вәгазен ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәизов иртәнге сәгать тугызда сөйләячәк. Корбан гаете намазы — унынчы яртыда.
Традиция буенча трансляция вакытында «Нәсыйхәт» тапшыруын алып баручы Ләйсирә Фазлыева — татар телендә һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр советы рәисе Рөстәм Батров рус телендә аңлатмалар биреп барачак. Трансляциянең режиссеры — Рифат хаҗи Йосыпов.
Ләйсирә Фазлыева сүзләренә караганда, «Мәрҗани» мәчетеннән трансляция вакытында 8 камера эшләячәк. Шул исәптән, берсе манарага куелачак. Камералар 5 ноябрь көнне урнаштырылыр дип көтелә.»Халыкка бәйрәм рухын җиткерергә тырышачакбыз», — дигән Л.Фазлыева «Татар-информ» корреспондентына.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде