Граффити һәм ислам. Заманча сәнгать юнәлеше белән иң яшь бөтендөнья динен янәшә куеп буламы? Мөмкин булса, ни рәвешле булачак бу? Рәсәй тарихында беренче тапкыр узган «Яшьләр күзлегеннән Ислам» дип исемләнгән фестивальдә катнашучылар һәм аны оештыручылар әлеге сорауларга җавап бирергә тырышачак. Фестиваль быел шәһәребездә ноябрь аенда үтә.
Дини кыйммәтләр тулысынча вакыт һәм замана яшьләре мәнфәгатьләренә җавап бирә ала. Бары тик кайвакыт аларга игътибар белән карап, мөһимлеген аңларга, кирәк дип уйлый фестивальне оештыручылар. Рәссамнар һәм теләге булучылар үзләренең хезмәтләрен ай уртасына: 16 ноябрьгә кадәр бәйге программасына җибәрә ала. Алар электрон адресларда info@dumrt.ru яки marsel-24@mail.ru кабул ителәчәк (хатта Граффити-фестиваль дигән теманы күрсәтү кирәк). Төп шарт: эшләр ислам кануннарын үтәп эшләнгән булырга һәм (хайваннар һәм кешеләр сурәтен куллану тыела) рәссамның оригиналь карашын чагылдырырга тиеш.
Фестивальнең икенче этабында иң яхшы эшләрне сайлап алачаклар, ә 20 ноябрь көнне фестиваль биремнәренә туры килгән кызыклы граффитилар махсус тукымаларга төшереләчәк. Нәтиҗәдә, бу хезмәтләр экспозиция төрендә Татарстанның мөселман форумнары һәм чараларында куелачак.
Барлык катнашучыларга истәлекле, ә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Шул исәптән, төп «корал» граффити-рәссамга савытта буяу бирү каралган.
Барлык сорауларга җавапны һәм бәйгенең шартларын 89510606960 (Марсель) яки 238-35-18 телефоны аша белергә була, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел