Бүген Пермь краендагы Барда районының “Таң” газетасы үзенең сиксән еллыгын бәйрәм итте.
Көннең беренче яртысында “Массакүләм мәгълүмат чараларының милләтара мөнәсәбәтләрне саклаудагы роле” дигән темага конференция узды. Бу чарага җыелган халыкны Барда районы хакимияте башлыгы Сергей Ибраев сәламләде, Барда районының бүгенге вәзгыяте белән таныштырды. Шулай ук конференциядә Пермь крае губернаторының милләтара багланышлар бүлеге җитәкчесе Анастасия Субботина, Пермь Дәүләт сәнгать һәм мәдәният институты доценты Галина Куличкина, “Таң” газетасының баш мөхәррире Эльмарт Уразов, Пермь шәһәре татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Данир Закиров һәм башкалар чыгыш ясады. Бу утырышта “Таң” газетасының үткән юлы, бүгенгесе турында сүз барды, шулай ук киләчәккә үсеш юлларын да билгеләделәр.
Көннең икенче яртысында бәйрәм районның мәдәният йортында дәвам итте. Сиксән еллык тарихы булган “Таң”ны котлаучылар күп булды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның да котлавы, теләкләре яңгырады. Газетаны эчтәлекле, сыйфатлы итеп чыгаруда өлеш керткән фидакарьләргә БТК БКның “Рәхмәт хаты” да тапшырылды. Бәйрәм кичәсе котлаулар һәм концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Якташларын котларга Казаннан шулай ук Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут ага Имашев та килгән иде дип хәбәр итте "Татар-информ".

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде