Югары Ослан районы депутатлары аның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.
Бүген Татарстанның Югары Ослан муниципаль район Советының чираттан тыш 15 нче утырышында Югары Ослан районы депутатлары тарафыннан Югары Ослан районы башлыгы Александр Тимофеевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде.
Утырышта ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм башка рәсми затлар катнаша. Илдар Халиков республика Президенты Рөстәм Миңнехановның район депутатларына мөрәҗәгатен укыды.
Искәртеп узабыз, Александр Тимофеевка карата РФ Җинаять кодексының 6 нчы өлеше 290 нчы маддәсе буенча («Җирле үзидарә органы башлыгының аеруча зур күләмдә ришвәт алуы») җинаять эше кузгатыла.
Тикшерү версиясе буенча, 2011 елның көзендә Казан кешесе ришвәт алуда шикләнелүчегә карата аңа Югары Ослан муниципаль районы территориясендә җир кишәрлекләре алуда ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Ризалыгын биргәч, түрә үз хезмәтләре өчен 5 миллион сум күләмендә акча таләп итә. 2011 елның 19 октябрендә ир-ат район башлыгына таләп ителгән сумманың бер өлешен (3 миллион сум) бирә, әмма, аның гамәлләрен законга каршы килә дип табып, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 5 нче оператив-эзләү хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итә.
Алга таба барысы да оператив хезмәтләр контролендә уза. Нәтиҗәдә, 2011 елның 21 октябрендә Тимофеев Казанның Вахитов урамында калган 2 миллион сум акчаны алганнан соң тоткарлана. Өстәвенә, полиция хезмәткәрләре Тимофеевтан аңа элегрәк ришвәт сыйфатында тапшырылган 3 миллион сум акчаны да ала дип хәбәр итә "Татар-информ".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел