РИУның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чәршәмбе көнне 2 ноябрьдә РИУда шәкертләр фикер алышуы кичәсе үтәчәк. Бу гадәт инде өч ел дәвам итә. Ләкин быелгысы кызлар гына катнашуы белән үзенчәлекле булачак дип көтелә.
Мондый чараларда катнашучыларның тамашачыларга үз фикерләрен төгәл, дәлилле итеп аңлата алулары бәяләнә.
Күңелле чара өчен темалар да сайланган. Мәсәлән: «Баланы кайсы мәктәпкә бирергә: дөньявимы диниме?», « Мода буенча тегелгән хиҗапны яклыйсызмы әллә кире кагасызмы?», «Чит ил кешесенә кияүгә чыгаргамы юкмы?», «Никах алды вәгъдәсе кыска булырга тиешме әллә озынмы?», «Хатын-кыз җитәкче була аламы юкмы?» кебек кызыклы фикер алышулар каралган.
Биш турдан соң төркемнәр финалга чыгачак. Җиңүчеләрне жюри әгъзалары һәм тавыш бирүчеләр билгели. Шул нисбәттән, барлык РИУ шәкертләре чарада катнашырга чакырыла.
2 ноябрь көнне исә фикер алышуның темасы: «Кияүгә чыгар өчен иң яхшы вакыт: 20яшькә хәтлеме әллә 20дән соңмы?»
Искә төшерик, мондый фикер алышуларның мәгънәсе хакыйкатьне табу түгел, чөнки мөселман галимнәренең бу сорауларга җаваплары бар инде. Максаты: РИУ студентларының сөйләм сәләтләрен үстерү.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде