«Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән алынган мәгълүматларга караганда, «Белем җәүһәрләре» дип исемләнгән Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе «Белем.ру» ҖЧҖ тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятын саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатында быел икенче мәртәбә үткәрелде.
Бәйгенең беренче җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Казан шәһәренең Мәскәү райоынында урнашкан Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә үткәрелгән булса, быелгы бәйгенең финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы «Казан» милли-мәдәни үзәгендә узды.
Тантанага бәйгенең финалистлары (финалга чыккан 29 интернет-проектның авторлары, администраторлары һәм җитәкчеләре), жюри әгъзалары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләре, депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре, төрле даирә җитәкчеләр, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә татар дөньясына яхшы таныш шәхесләр җыелды,

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде