- Россия ислам университетына — 285, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә 78 капчык бәрәңге җыеп тапшырдык, — дип башлады үз сүзен Балык бистәсе районы имам-мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов. — Шулай ук «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә дә 120 капчык бәрәңге әзерләп куйдык.
Районда гошер сәдакасын җыю әле дә дәвам итә. Барлыгы биш йөз кырык капчыклап (22 тонна тирәсе) бәрәңге, 400 килограмм яшелчә җыелган. Киләсе атнага гошер сәдакасы җыюда актив катнашкан имамнарны бүләкләргә ниятлиләр. Әлеге эштә райондагы 46 мәхәлләнең утыз сигезе берөзлексез катнашкан.
Быел Балык бистәсе Җәмигъ мәчетендә ремонт эшләре киң колач белән узган. «Мәчетнең 39 тәрәзәсен алмаштырдык (бер тәрәзә 11 мең сум тора). Мәчет әйләнәсен койма белән әйләндереп алдык (аның гомуми озынлыгы 280 метр). Быел бик тә катлаулы ел булды», — дип белдерде С.Гайнетдинов. Шулай ук мәчет түбәсенә дә ремонт ясаганнар.
Балык бистәсендә һәм районның унҗиде авыл мәчетендә дини укулар башланып киткән. Җәмигъ мәчеттә дәресләрне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган дүрт укытучы алып бара. Авылларда 11-12 укытучы гыйлем бирә. Балык бистәсе мәчетендә дәресләр атнаның дүрт көнендә үтә: чәршәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе. Дәресләр ял көннәрендә өлкән буын вәкилләре өчен аерым оештырыла.
«1 ноябрь көнне мөфтияттән кунаклар көтәбез», — дип тәмамлады сүзен Сәүдәхан Гайнетдинов дип хәбәр итте "ДУМ.РТ".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел