1-2 ноябрь көннәрендә Казанның «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Өлкәннәр һәм балаларның йогышлы авырулары. Диагностика, дәвалау һәм профилактикалауның актуаль мәсьәләләре» исемле Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, инфекционистларның гомумроссия фәнни оешмасы, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт медицина академиясе, Россия кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты ярдәме белән оештырылучы конференция кысаларында, 1 ноябрь көнне авырулар һәм алардан соң өзлегүләрнең патогенетик формалары, аларны диагностикалауга, дәвалауга яңа ысулларны, өлкәннәрдә һәм балаларда инфекцияләрне профилактикалауны үз эченә алган теоретик мәсьәләләргә багышланган матбугат конференциясе узачак.
Йогышлы патологиянең төрле юнәлешләре буенча сорауларга танылган галимнәр һәм инфекционистлар, алар арасында инфекционистларның гомумроссия фәнни оешмасы идарәсе рәисе, Россия кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры, Россия медицина фәннәре академигы Валентин Покровский, аның урынбасарлары — Россия медицина фәннәре академиясенең туклану буенча фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Борис Каганов, балалар инфекцияләре буенча фәнни-тикшеренү институты директоры Юрий Лобзин һәм башка әйдәп баручы белгечләр җавап бирәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ»ның матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел