Мәскәүдәге «Бердәмлек» хәйрия фонды камап алынган Сектор Газга медикаментлар җибәрер өчен 5 миллион сум акча җыйган. Бүгенге көндә Сектор Газлылар сәламәтлекләренә куркыныч яный. Рәсәй мөселманнары бу араларда Сектор Газ хастаханәсенә бар кирәк-яракларны да тапшырырга ниятли, дип хәбәр итә WordYou.
Моңа кадәр Сектор Газның сәламатлек саклау министрлыгы 310 лап дару төренең һәм медицина кирәк-яракларының халкы өчен җитмәвен белдергән иде. Министрлык көче җиткәннәргә ярдәм итүләрен сорады.
Мәскәү, Дагыстан, Татарстан һәм Рәсәйнең башка республикасы халкы палестинлыларның җан авазына битараф калмады. Төрле кешеләр — эшмәкәрләр, студентлар, хезмәткәрләр, мөселманнар һәм мөселман булмаганнар ике атна эчендә 170 мең доллардан да күбрәк акча корбан кылды.
Фондта сөйләүләренчә, Мәскәү, Татарстан, Дагыстан кешеләре аеруча активлык күрсәтте. Казан мәчетләреннән, Махачакаладан килүчеләр һәм Мәскәү халкы палестинлылар өчен ярдәмен кызганмады.
«Медикаментлар җыюда безгә гарәп Союзы табиблары ярдәм күрсәтте. Хәзер без ике тонна иң мөһим булган медицина кирәк-яраклары — антибиотиклар, онкологик авырулары булганнарга, сулыш юллары зыян күргәннәргә дарулар алып барабыз. Бүген Рафах күпере аша Секторга медицина ярдәме җиткереләчәк», — дип хәбәр итте «Бердәмлек» фонды җитәкчесе Лилия Мөхәммәдьярова. Зур ярдәмне Рәсәйнең чит ил эшләре министрлыгы һәм Мисырдагы Рәсәй илчелеге вәкилләре күрсәткән.
Сектор Газның камалышта булуы инде 4 ел дәвам итә. Кечкенә генә Сектор Израиль тарафыннан ХАМАС каршылыгы Хәрәкәте сайлауларында тавыш биргәннән соң бар яктан да камап алынган. Ашамлыклар һәм калган кирәк-яраклар Сектор Газ халкына җир асты юллары, ә медикаментлар Секторның Мисыр чигендәге Рафах күпере аша тапшырыла, дип хәбәр итә Ансар.ру.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел