Катар дәүләтенең Мәскәүдәге илчелеге ислам мәдәнияты Музеена Катарда язылган Изге Коръәнне бүләк итте.
Искә төшереп үтик, ислам мәдәнияты Музеенда төрле илләрдә һәм төрле чорларда язылган Коръәннәр тупланган. Әлеге басма да шул экспонатлар арасында урын алачак.
Коръәнне язуның катлаулы һәм җаваплы эш икәнен билгеләп үтү кирәк. Башта изге текстның кулдан язылган варианты төзелә. Ул исә башкаларына үрнәк була. Катарда беренче тапкыр гарәпчә матур язу халыкара бәйгесе үтте. Биредә төрле илләрдән 120 кеше катнашты. Бәйгенең җиңүчесе булып, Сирия кешесе — матур язучы Гобәйдә Мохәмәд Салих әл-Банки чыкты. Шулай ук һәр битне, аятне, сүрәне бизәкләп, матур төсмерләргә буяр өчен рәсем ясаучылар бәйгесе дә узды. Моннан тыш, Коръән язганда йөзләп белгеч катнаша. Аларның вазифасы редакцияләү һәм изге китапны җентекләп тикшерү, дип хәбәр итә prokazan.ru.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел