Казанда чит тел буларак Россия һәм якын чит ил телләрен укыту һәм өйрәнү мәсьәләсен

Конференциядә Россиянең төрле фәнни үзәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән галимнәрнең чыгышлары дип көтелә. 2011елның 10-11

БӘЙЛЕ
2011 Окт 26

Конференциядә Россиянең төрле фәнни үзәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән галимнәрнең чыгышлары дип көтелә.

2011елның 10-11 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ярдәмендә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында «Чит тел буларак Россия һәм якын чит илләр телләре: укыту һәм өйрәнү» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Югары уку йортының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, әлеге җыен институтның чит тел буларак рус теле, тәрҗемә теориясе һәм сөйләм коммуникациясе кафедралары тарафыннан оештырыла. Конференция эшендә телләрне чит телләрне укытучылар һәм бу юнәлештә фәнни эшләр белән шөгыльләнүчеләр катнашачак.

Казан югары уку йорты өчен конференциянең темасы бераз ятрак, чөнки анда рус һәм татар телләрен чит тел буларак укытучылар гына түгел, ә украин, корея, казах телләрен өйрәтүчеләр дә үз фәнни тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар. Конференциядә Россиянең төрле фәнни үзәкләреннән , якын һәм ерак чит илләрдән — Украина, Казахстан, Германия, Кытай, АКШ, Бөекбритания һ.б. илләрдән килгән галимнәрнең чыгышлары дип көтелә.

Пленар утырышта филология фәннәре докторы, профессор, Казан университетында чит тел буларак рус теле кафедрасына нигез салучы Эмилия Балалыкина филология фәннәре докторы, Филология һәм сәнгать институтының тәрҗемә теориясе һәм сөйләм коммуникациясе кафедрасы мөдире, профессор Әлфия Йосыпова, МДУ профессоры Елена Бархударова, МДУ профессоры Татьяна Владимирова профессор, Кырым республикасының дипломнан соң педагогик белем бирү институты ректоры Александр Рудяков һ.б. чыгыш ясаячак. Секцияләр эшендә тәҗрибәле галимнәр белән берлектә яшь галимнәр, аспирантлар мәктәп укытучылары да катнашачак.

Конференциядә каралачак фәнни һәм гамәли мәсьәләләр күптөрле: озак еллар дәвамында тупланган тәҗрибә белән таныштырудан алып, чит аудиториядә укыту вакытында туган яңа алымнар, көнүзәк проблемаларны да кертә. Чара барышында түбәндәге секцияләр эшчәнлеге күздә тотыла: « Россия Федерациясе, БДБ дәүләтләре һәм ерак чит илләрдә рус, татар һәм милли телләр һәм әдәбиятларның бүгенге торышы», « Телләр һәм әдәбиятлар укытуда заманча белем бирү стандартлары», « Лингвострановедение һәм мәдәниятара аралашу мәсьәләләре», « Югары мәктәптә телләр укыту теориясе һәм практикасында традицияләр һәм яңалыклар», « Чит аудиториядә фонетика, лексика, грамматика укытуның һәм лингводидактик тасвирлауның проблемалары», « Чит аудиториядә әдәби текст укытуның теориясе һәм практикасы», дип хәбәр итә «Татар-информ».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе